Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Герой шагыйрь Муса Җәлилнең 112 еллыгы билгеләп үтелә

Бүген, 15 февральдә, Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел була. Шул уңайдан Казанда һәм Россия күләмендә Муса Җәлилне искә алу чаралары узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы...

Бүген, 15 февральдә, Герой шагыйрь Муса Җәлилнең (1906-1944) тууына 112 ел була. Шул уңайдан Казанда һәм Россия күләмендә Муса Җәлилне искә алу чаралары узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
44244
11.30 сәгатьтә Казанда шагыйрьнең 1 Май мәйданында куелган һәйкәленә чәчәкләр салу узачак.
12.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"нең төп нөсхәсен күрергә була. Быел аны ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе һәм XII Халыкара төрек шигърияте фестивале лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәт тәкъдим итә.
Көн дәвамында музейда «Батыр үлә, үлмәс ат алып…» күргәзмәсе эшләячәк.
Россия күләмендә М.Җәлилгә куелган һәйкәлләргә багышланган «Җәлил исемен мәңгеләштерү» презентациясе узачак. Музейга килүчеләр шагыйрьнең төрле елларда басылган шигырь китапларын да күрә алачак.
Бүген шулай ук Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе тарафыннан оештырылган Муса Җәлил шигырьләрен иң матур уку бәйгесендә җиңүчеләргә Грамоталар тапшырылачак.
 
 

Комментарийлар