Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Әлфия Авзаловага 85 яшь тулган булыр иде

Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың туган көне. Исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде.Бу уңайдан бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Әлф...

Бүген Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың туган көне. Исән булса, аңа 85 яшь тулган булыр иде.
76a34e6c2b6ec1b1b7aa866839b942e4_xl
Бу уңайдан бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Әлфия Авзалованың тууына 85 ел тулуга багышланган концерт була. Анда легендар җырчының 80 нче елларда яздырылган видео, аудио тасмалары да тәкъдим ителәчәк. Сүз уңаеннан, ноябрьдә Актаныш районы мәдәният йортына Әлфия Авзалова исеме бирелде. Мәдәният йорты янына рәссам Халит Гайнетдинов ясаган стела да урнаштырылды. Татар җыры легендасы Әлфия Авзалова 2017 елның 14 июнендә вафат булды. Ул Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде. Мәрәсим чарасына иҗат әһелләре, җитәкчеләр, сәясәтчеләр һәм Әлфия апаның яраткан тамашачысы килгән иде.
 
http://matbugat.ru

Комментарийлар