Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Чаллыда яңа мәктәп ишекләрен ачты

Бүген Чаллыда Мәләкәс аръягы микрорайонында төзелгән 39 нчы номерлы яңа мәктәпне ачу тантанасы узды.Әлеге чарада ТР премьер-министры Алексей Песошин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты...

Бүген Чаллыда Мәләкәс аръягы микрорайонында төзелгән 39 нчы номерлы яңа мәктәпне ачу тантанасы узды.
1535790638_dsc_4546
Әлеге чарада ТР премьер-министры Алексей Песошин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР президенты булышчысы Наталия Фишман, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты.
t7zxvkr2nqu
 
Татарстан хөкүмәте исеменнән Песошин мәктәп җитәкчелегенә уку йортының материаль-техник базасын үстерү өчен 100 мең сум күләмендәге сертификат тапшырды. Шулай ук ул 2019 елда шушындый ук мәктәп Чаллының 65 нче мәхәлләсендә барлыкка киләчәге турында белдерде.
39 нчы мәктәп узган елның сентябрь аенда төзелә башлады. Бүген ул 320 беренче сыйныф укучысына тәүге тапкыр ишекләрен ачты. Мәктәптә ике бассейн, ике спорт залы, футбол кыры, спорт манежы һәм баскетбол уйнар өчен мәйданчыклар бар.
Мәктәп дизайны буенча аэротерминалны хәтерләтә. Ишегалдында чып-чын самолет урнаштырылды. Бәйрәм тантанасы да шушы  рухта алып барылды.
k43v-nmiyda
tpf8reddoas
za0uwqcij7s
6mvfxgskthe
xhsdn8yqbnu
 
ss1ymgcfuzs
Бәйрәм тантанасыннан соң, мәктәпнең беренче "беренчеләре" яңа матур, якты мәктәп бусагаларыннан тәүге тапкыр атлап кереп,  парта артына утырды.
5x1hejbod7m
 
Фото: «БИЗНЕС Online», Ләйлә Харисова, Илнар Габидуллин

Комментарийлар