Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Бөтендөнья бизгәккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә

25 апрель датасы 2007 елның маенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының 60 нчы сессиясендә гамәлгә кертелгән. Әлеге көн бизгәккә каршы нәтиҗәле көрәшне тәэмин итү буенча күмәк тырышлыкны пропаганда...

25 апрель датасы 2007 елның маенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының 60 нчы сессиясендә гамәлгә кертелгән.
malyariinui-komar14
Әлеге көн бизгәккә каршы нәтиҗәле көрәшне тәэмин итү буенча күмәк тырышлыкны пропагандалауга багышлана.
Бизгәк (малярия) – черки төрләренең берсе тешләгәндә, кешегә күчә торган йогышлы авырулар төркеме. Авыру вакытында, кагыйдә буларак, өшетә, дерелдәтә, бавыр һәм талак зурая.
Ел саен 200 млн-нан артык кеше бизгәк йоктыра, аларның якынча 660 меңе вафат була. Чирнең 90 процентка якын очрагы Көньяк Сахараның Африка районнарына туры килә, шулай ук Азия, Латин Америкасы, Якын Көнчыгыш һәм Ауропаның берничә төбәге бу авыру белән йогышлана. 5 яшькә кадәр балалар риск төркеменә керә.
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар