Логотип «Мәйдан» журналы

Буа театрына 100 яшь!

100 еллык юбилее уңаеннан Буа дәүләт театры 1-30 мартларда театр айлыгын ачып җибәрергә уйлый. Ай дәвамында Буа шәһәренә, кунак булып, төрле театр коллективларының килүе көтелә. Буалылар яшь талантлар...

100 еллык юбилее уңаеннан Буа дәүләт театры 1-30 мартларда театр айлыгын ачып җибәрергә уйлый. Ай дәвамында Буа шәһәренә, кунак булып, төрле театр коллективларының килүе көтелә.
LHPFh0bzKI8
Буалылар яшь талантларны барлавын дәвам итә. Театр айлыгы кысаларында, Балалар арасында милли театрга хөрмәт уяту, аны таныту йөзеннән «Ният» татар балалар театраль коллективлары фестивале узачак. Ә быел исә бу чара төбәкара форматын алган. Пенза, Ульяновск шәһәреннән дә катнашучылар да бар.
12 нче мартта әлеге бәйгенең җиңүче коллективларын бүләкләү өлеше уза һәм иң яхшы спектакльләр тамашачыга тәкъдим ителәчәк, диелә "Сәхнә" журналында.
 
 

Комментарийлар