Буа театры Казахстандагы халыкара фестивальдә Татарстан данын яклаячак
Буа Дәүләт драма театры Актүбә шәһәренә нигез салынуга 150 ел тулу уңаеннан уздырыла торган Халыкара эксперементаль спектакльләр фестивалендә катнашачак. Бу хакта Актүбә татарлары һәм башкортларының "...
Буа Дәүләт драма театры Актүбә шәһәренә нигез салынуга 150 ел тулу уңаеннан уздырыла торган Халыкара эксперементаль спектакльләр фестивалендә катнашачак. Бу хакта Актүбә татарлары һәм башкортларының "Шатлык" этно-мәдәни берләшмәсе хәбәр итә.
![ÐÑа ÑеаÑÑÑ ÐазаÑ
ÑÑÐ°Ð½Ð´Ð°Ð³Ñ Ñ
алÑкаÑа ÑеÑÑивалÑÐ´Ó Ð¢Ð°ÑаÑÑÑан данÑн ÑклаÑÑак](http://tat.tatar-inform.ru/upload/image/2019/04/01/020.jpg)
Буа театры фестивальгә Ркаил Зәйдулла әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Абага" спектаклен алып барачак.
Фестиваль 16-21 апрель көннәрендә узачак. Анда Казахстан театрларынан тыш, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әрмәнстан театрлары катнашулары көтелә. Артистлар өчен иҗади лабораторияләр оештыру күздә тотыла.
Комментарийлар