Логотип «Мәйдан» журналы

«Бу заман шундый заман ул...» бәйгесе турында

ТАТМЕДИА АҖ «Мәйдан» журналы редакциясе Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә «Бу заман шундый заман ул...» дигән әдәби конкурс игълан иткән иде. Җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү...

ТАТМЕДИА АҖ «Мәйдан» журналы редакциясе Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә «Бу заман шундый заман ул...» дигән әдәби конкурс игълан иткән иде. Җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү 2023 елның 21 нче февралендә булырга тиеш иде.
Бүген Чаллыда олпат язучыбыз Айдар Хәлимнең юбилей кичәсе уза. Шунлыктан җиңүче авторларыбызны игълан итү һәм бүләкләү март аенда – Илдар Юзеев премиясен тапшыру тантанасында  булачак.
Конкурска 24 хикәя, 13 повесть килде. Алар бүгенге заманның төрле якларын чагылдыручы, мәхәббәт һәм нәфрәт, яшьлек хаталары һәм үкенечләр, җәмгыятьнең шәхескә йогынтысы һ.б. турында. Иң яхшы әсәрләр «Мәйдан» журналында басылып чыгачак, укучыларыбыз аларны яратып кабул итәр дип ышанып калабыз.

Комментарийлар