Бу ялларда Чаллыда 3110 агач һәм куак утырттылар
Республикакүләм агач утырту айлыгында 2 меңнән артык чаллылы, 125 оешма катнашты. Фото: http://chelny-biz.ru Барлыгы 3110 агач һәм куак утыртылды. Бу хакта Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр ит...
Республикакүләм агач утырту айлыгында 2 меңнән артык чаллылы, 125 оешма катнашты.
Фото: http://chelny-biz.ru
Барлыгы 3110 агач һәм куак утыртылды. Бу хакта Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: http://chelny-biz.ru
Барлыгы 3110 агач һәм куак утыртылды. Бу хакта Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәрнең барлык районнарында торак белән идарә итү компанияләре тарафыннан йортлар каршындагы территорияләрдә агач һәм куаклар утырту оештырылды. Шулай ук агачлар утырту көненнән шәһәр администрациясе дә читтә калмады.
Беляев проспектында трамвай юллары буенча карагайлар, Чулман проспектында миләш һәм каен агачлары, Королев урамында — каен һәм өрәңге, Техник урамы буенча — пирамидасыман топольләр һ.б. утыртылды. Мәскәү проспектында агач утыртуны Автозавод районы администрациясе оештырды. «Горзеленхоз» ААҖе белән берлектә алмагачлар утыртылды.
Шәһәрнең Комсомол районының шәхси секторларында — Сидоровка бистәсе, Орловка, Кызыл Чаллыда агач утырттылар. Сәнәгать предприятиеләре БСИ һәм Лесоцех, белем бирү оешмалары территорияләрен яшелләндерде.
Комментарийлар