Логотип «Мәйдан» журналы

Бу атнада Татарстанда -29 градуска кадәр салкын булырга мөмкин

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада шимбә, 13 мартка кадәр һава торышын фаразлаган. Бу вакыт эчендә республикада температура -29 градуска кадәр төшәргә һәм кабат к...

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада шимбә, 13 мартка кадәр һава торышын фаразлаган. Бу вакыт эчендә республикада температура -29 градуска кадәр төшәргә һәм кабат күтәрелергә өлгерәчәк.hava03
Пәнҗешәмбе, 11 мартта, төнлә һәм иртән 20-25 градуска кадәр салкын булачак. Синоптиклар фаразлавынча, кайбер урыннарда -29 градус салкын булачак. Көндез бераз кар явачак. Температура -12... -17 градус булачак.
Җомга көнне явым-төшемнәр булмаячак. Төнлә температура -25 градус, көндез -7...-12 градус тәшкил итәчәк.
Алдан фаразлаулар буенча, шимбә көнне явым-төшемнәр булмаячак. Төнлә -15... -20, көндез температура -5...-10 градуска кадәр җитәчәк.
 

Фото: https://tatar-inform.tatar/


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/10-03-2021/bu-atnada-tatarstanda-29-graduska-kad-r-salkyn-bulyrga-m-mkin-5811687

Комментарийлар