Логотип «Мәйдан» журналы

Бразилиялеләр Казан урамында ике катлы велосипедта йөри

Бразилиядән килгән җанатарлар казанлыларны һәм Дөнья чемпионаты кунакларын гадәти булмаган транспорт чарасы белән шаккатырды. Бу хакта https://kazanfirst.ru яза.Синьор Элиас де Соуза Агуер һәм аның ул...

Бразилиядән килгән җанатарлар казанлыларны һәм Дөнья чемпионаты кунакларын гадәти булмаган транспорт чарасы белән шаккатырды. Бу хакта https://kazanfirst.ru яза.
Синьор Элиас де Соуза Агуер һәм аның улы Татарстан башкаласы буенча зур ике катлы велосипедта йөри.
Казанга килгәнче велоҗанатарлар Ростов-на-Дону шәһәрендә булганнар, анда да бразилиялеләр игътибардан читтә калмаган.
Синьор Элиас сөйләвенчә, үзенчәлекле әлеге велосипедны ул үзе уйлап тапкан һәм җыйган. Россиягә алар самолетта килгән, ә могҗизаи велосипедны сүтелгән килеш багаж белән китереп җиткергәннәр.
 

Комментарийлар