Логотип «Мәйдан» журналы

Бозылган ризык алган очракта нишләргә?

Һичшиксез, иң беренче алган әйберне кибеткә кайтарырга кирәк.Бу очракта  "Кулланучылар хокукларын яклау турында" закон сезнең яклы. Кулланучы хокукы бозылуы ачыкланган очракта, җитешсезлекләре булган...



Һичшиксез, иң беренче алган әйберне кибеткә кайтарырга кирәк.



0d78d81e3c56979aa58e3281fbc5d5ec
Бу очракта  "Кулланучылар хокукларын яклау турында" закон сезнең яклы. Кулланучы хокукы бозылуы ачыкланган очракта, җитешсезлекләре булган товарны  шул ук маркадагы товар белән алыштыру яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин. Кайчак ашамлыкнын куллану вакыты чыкмаса да, ул бозылган була, бу да аны кайтару яки алмаштыру өчен сәбәп була ала. Моның өчен сатучыга ашамлыкнын шушы кибеттән алынганын раслаучы чекны күрсәтергә кирәк. Әгәр дә сез касса чегын югалткансыз икән, әлеге фактны раслау өчен шаhитлар курсәтмәсенә таянырга була. Сатучы сез тәкъдим иткән даимнәрне дә кире каккан очракта, язмача барлык дәгъваларыгызны күрсәтә аласыз hәм закон үтәлешен таләп итәсез. Дәгъва 2 данәдә төзелә: берсе сатучы өчен, икенчесе үзегездә кала. Сатучы сезенең таләпләрне үтәмәгән очракта, хокукларыгызны яклау өчен, күзәтү органы hәм судка шикаятъ белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шуны да онытмагыз:  сез теләсә нинди очракта, хәтта ташлама белән алган булсагыз да, сыйфатсыз ашамлыкны кире кайтарырга хокуклы.

 
Чыганак: http://saby-rt.ru/tt

Комментарийлар