Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Идел аръягы мәшһүр шәхесләре эзләреннән сәфәр чыга
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килгән Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының 14 май көнне Яшел Үзән төбәгендә “Идел аръягы мәшһүр шәхесләре эзләре...
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләп килгән Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының 14 май көнне Яшел Үзән төбәгендә “Идел аръягы мәшһүр шәхесләре эзләреннән” темасына күчмә утырышы була. Казаннан автобус сәгать иртәнге 7дә конгресс бинасы яныннан (Карл Маркс урамы, 38/5) кузгала, дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Башта көннең беренче яртысында Исак авылында ачык һавадагы этнография музеена, Олы Ачасыр авылы Каюм Насыйри исемендәге Архитектура –этнография комплексына сәяхәт кылу, Кече Шырдан авылында Каюм Насыйри бюстына чәчәкләр кую, Каюм коесы суын, атаклы Шырдан катыгын авыз итү, Норлат урта мәктәбенең этнография музее белән танышу, Акъегет авылында Заһидулла Шәфыйгуллинның 1876 елда төзелгән, бүген дә тарихи архитектурасын саклап, мәчет итеп үзгәртелгән бинаны күздән кичерү һәм авыл мәктәбендә дәресләрдә мәшһүр шәхесләребезнең мирасын куллану мисалы буларак дәрес өземтәләрен карау ниятләнә. Акъегет мәктәбендәге мәшһүр татар җырчысы, татар операсына нигез салучыларның берсе, ТАССРның халык артисты Усман Әлмиев һәм Туган як музейларына сәяхәт кылгач, көннең икенче яртысында актлар залында “Ак калфак”ның күчмә утырышы башлана.
Бөтендөнья татар хатын-кызлары “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге күчмә утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, район мәгариф идарәсе вәкилләре, Акъегет җирле үзидарә башлыгы, шулай ук Яшел Үзән районы мәчете имам-мөхтәсибе, Акъегет һәм Мулла Иле авыллары мәчетләре имам-хатыйблары, Казаннан ТӘһСИ, КФУ галимнәре, артистлар, Яшел Үзән районы “Ак калфак” оешмалары, татар мәктәбе директорлары һәм татар теле укуытучылары, авыл халкы катнаша.
Аерым алганда, филология фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Төркиянең тел гыйлеме институты әгъза-мөхбире Фәрит Юсупов, Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, “Европа - Азия халыкара гуманитар академиясе” президенты, академик Энгель Таһиров чыгыш ясар дип көтелә.
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, “Алтын битлек” иясе Ренат Тәҗетдиновның да, Камал театрының әдәби бүлек мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юныс Сафиуллинның да әйтер сүзе бар. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Надир Усман улы Әлмиев һ.б.лар әлеге чарада катнашачак.
Соңыннан күргәзмәләр белән танышу күздә тотыла.

Комментарийлар