Логотип «Мәйдан» журналы

Бөтендөнья татар конгрессында «Татар авылы-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

22 декабрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Татар авылы-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.«Татар авылы» конкурсына старт 20...

22 декабрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Татар авылы-2020» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу хакта конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итә.tatar-kongressy
«Татар авылы» конкурсына старт 2020 елның 14 февралендә бирелде. Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400гә якын кеше катнашты.
Авыллар һәм булдыклы кешеләр турындагы язмалар, фотолар Төмән, Пенза, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь, Ставрополь крайлары, Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан, Чувашия республикалары, Төркия, Татарстаннан — Саба, Сарман, Апас, Мамадыш, Балтач, Балык Бистәсе, Әтнә, Актаныш һ.б районнардан килде.
Конкурс җиңүчеләренә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
 

Фото: http://tatar-congress.org/


https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/23-12-2020/b-tend-nya-tatar-kongressynda-tatar-avyly-2020-konkursynda-i-chel-rne-b-l-kl-del-r

Комментарийлар