Логотип «Мәйдан» журналы

Бөтендөнья матурлык конкурсында беренче тапкыр Татарстан кызы җиңде

Mrs. Planet 2016 халыкара матурлык конкурсында Татарстан кызы җиңде. Финал Болгариядә узды.  Россия данын яклаучы ике конкурсантның берсе - Татарстаннан Рада Кузьмина.Әлеге конкурсны оештыручыларның б...

Mrs. Planet 2016 халыкара матурлык конкурсында Татарстан кызы җиңде.
657
Финал Болгариядә узды.  Россия данын яклаучы ике конкурсантның берсе - Татарстаннан Рада Кузьмина.
Әлеге конкурсны оештыручыларның берсе Наталья Киселева: «Mrs. Planet 2016 конкурсы Mrs. World, Mrs. Universe кебек рейтингка кергән матурлык конкурсларының берсе санала, 7 ел үткәрелеп килә. Конкурста катнашучылар арасында кастинг дөньяның төрле почмакларында конкурсның лицензияле вәкилләре тарафыннан үткәрелде. Катнашучылар матурлык, талант һәм ниндидер өлкәдә уңышлары буенча сайлап алына. Таҗ иясе конкурсны үз илендә үткәрү хокукына ия була, киләсе елга Татарстан Mrs. Planet 2017 конкурсын кабул итәр дип ышанабыз. Узган ел конкурста Украина вәкиле җиңде, әмма ,анда тотрыксыз сәяси вазгыять булу сәбәпле, оештыручылар аны икенче ел рәттән Болгариядә үткәрергә карар итте", - дип аңлатма бирде.
656
Жюри әгъзалары Болгария, Бразилия, Франция, Сербия, Грузия, Эстония, Украина, Албания һәм Россиядән булган.
Финалда Татарстан гүзәле Украина, Македония, Сербия, Эстония, Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Австралия, Малайзия, Болгария һәм Сингапур вәкилләре белән гүзәллектә үзен сынаган.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар