Логотип «Мәйдан» журналы

Бөртекле сабан культураларын чәчү эше 98 % мәйданда башкарылган

Татарстанда язгы чәчү эше азагына якынлашып килә.ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 18 майга булган оператив мәгълүматларына караганда, республикада сабан культуралары 1653,7 мең гектар мә...


Татарстанда язгы чәчү эше азагына якынлашып килә.



38490-0
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 18 майга булган оператив мәгълүматларына караганда, республикада сабан культуралары 1653,7 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу – планлаштырылган мәйданның 93 %ы. Чагыштыру өчен узган ел бу көнгә 1551,3 мең гектар мәйданда эш башкарылган булган.
Чәчү әле ике районда – Апас белән Зәйдә генә тулысынча төгәлләнгән. Планның 95 % чиген узучы районнар исемлегендә Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба һәм Сарманны күрергә була.
Татарстанда бу көнгә 1026,7 мең гектар мәйданда бөртекле сабан культурасы чәчелгән. Бу – планның 98 %ы. Узган ел бу көнгә чәчү төгәлләнгән мәйдан 1021,1 мең гектар булган.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар