Логотип «Мәйдан» журналы

Бондарчукның «КАМАЗ-мастер» турындагы сериалы Республика көнендә экраннарга чыгачак

Россиянең «КАМАЗ-мастер» командасы турындагы сериалның беренче өлеше 2020 елның 30 августында — Республика көнендә телеэкраннарга чыгачак. Бу хакта команда җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владими...


Россиянең «КАМАЗ-мастер» командасы турындагы сериалның беренче өлеше 2020 елның 30 августында — Республика көнендә телеэкраннарга чыгачак. Бу хакта команда җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин хәбәр итте.


192

«Фильм команда, КАМАЗ, республика турында булачак, анда Казанның матурлыгын күрсәтәчәкләр. Фильм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән, аларны техник һөнәрләргә, спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өчен төшерелгән. Беренче өлеше 30 августта күрсәтеләчәк», — диде Чагин республика парламенты утырышында.


Команда җитәкчесе сүзләренчә, сериал партнерлары — НТВ телеканалы һәм «Татнефть» компаниясе. «Хәзер сериалны актив төшерәләр, ул 4 этапка бүленгән. Беренчесе гыйнварда Чаллыда узды, икенчесе Әстерханда булачак, өченчесе Казанда, ә дүртенчесе — „Ефәк юл“ ралли-рейды уздырганда», — дип аңлатты Чагин.


«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, сериалның сюжеты уйлап чыгарылган, әмма команданың тормышыннан алынган тарихлар да бар. Ул экипажда буыннар алмашынуы турында сөйли, күпьеллык җиңүләрдән соң яңа һәм өлкән узышчыларга сәләтле коллектив төзергә туры киләчәк, диделәр сериал төшерүчеләр.

 
Фото: Эльвира Мухаметдинова

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар