
Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин җиткерде.
Бүген илнең өч төбәгендә – Әстерхан, Белгород өлкәләре һәм Татарстанда "Хезмәткә яраксызлыкның электрон варианты" канунының пилот проекты тормышка ашырыла инде. Шуларның тәҗрибәсенә таянып, бу яңалыкны башка төбәкләргә дә кертергә җыеналар.
– Электрон кәгазь шул ук юридик көчкә ия булачак, – дип ачыклык керткән Максим Топилин. – Канун 2017 елның 1 гыйнварыннан көченә керергә тиеш. Шуннан аны этаплап бөтен ил буенча куллана башлаячакбыз.
Бүген министрлык тарафыннан эшләнелгән канун проекты буенча фикер алышу бара.
Комментарийлар