Логотип «Мәйдан» журналы

Болгарда “Кыш Батыры” тарихи-спорт уеннары уздырыла

Тамашачылар Батырларның кышкы бәйгесен – ау чаңгысында узышу, җәядән ук ату, сөңге ыргыту кебек ярышларны карый алачак.11 февральдә Болгар музей-тыюлыгында “Кыш Батыры” дигән тарихи-спорт уеннары узды...

Тамашачылар Батырларның кышкы бәйгесен – ау чаңгысында узышу, җәядән ук ату, сөңге ыргыту кебек ярышларны карый алачак.
0102
11 февральдә Болгар музей-тыюлыгында “Кыш Батыры” дигән тарихи-спорт уеннары уздырылачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Кышкы уеннар әле беренче тапкыр гына оештырыла. Бәйге күптөрле ярышны үз эченә алган тарихи көч сынашу буларак күзаллана.
Көн дәвамында тамашачылар өчен интерактив һәм спорт мәйданчыклары эшләячәк. Монда Урта гасыр ярышларын күзәтергә дә, үз көчеңне сынап карарга да мөмкин булачак.
Бәйрәмнең үзәк мәйданы - ату ярышлары оештырылган урын булачак.
Тамашачылар Батырларның кышкы бәйгесен – ау чаңгысында узышу, җәядән ук ату, атыш кырында сөңге ыргыту, каршылыкларны узу кебек ярышларны карый алачак, диелә музей хәбәрендә.
 

Татар-Информ

Комментарийлар