Логотип «Мәйдан» журналы

«Болгар» радиосыннан киткән Илнур Фәйзрахмановның кайда эшләве билгеле

Күп еллар «Болгар радиосы»нда эшләгән, соңгы елларда аны җитәкләгән Илнур Фәйзрахмановның үз кәнәфиен ташлап китүе турында күптән түгел язган идек. Ниһаять, Илнурның яңа эш урыны билгеле булды.Фәйзрах...

Күп еллар «Болгар радиосы»нда эшләгән, соңгы елларда аны җитәкләгән Илнур Фәйзрахмановның үз кәнәфиен ташлап китүе турында күптән түгел язган идек. Ниһаять, Илнурның яңа эш урыны билгеле булды.

nh5xY6PUyX4

Фәйзрахманов «Азан» радиосында баш мөхәррир булып эшләячәк. Бу — Татарстан Диния нәзарәте карамагындагы матбугат чарасы.


Яңа баш мөхәррирнең моңарчы туплаган зур тәҗрибәсе яңа эшендә, мөгаен, бик ярап торыр. «Бу вазыйфада төп максатым — эфирны кызыклырак итү. Аннан да зуррак планнарым — радионы FM-диапазонга чыгару», — диде Илнур.



http://tatar-today.ru

Комментарийлар