Логотип «Мәйдан» журналы

Болгар ислам академиясендә дини әдәбиятның торышы турында фикер алыштылар

30гыйнвар көнне Болгар ислам академиясендә ислам дине белгечләре мөселман дини әдәбиятының бүгенге торышы турында фикер алыштылар. Киңәшмә түгәрәк өстәл форматында үтте.«Мөселман әдәбияты бүген иң про...

30гыйнвар көнне Болгар ислам академиясендә ислам дине белгечләре мөселман дини әдәбиятының бүгенге торышы турында фикер алыштылар. Киңәшмә түгәрәк өстәл форматында үтте.
Болгар ислам академиясендә дини әдәбиятның торышы турында фикер алыштылар
«Мөселман әдәбияты бүген иң проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып тора. Дини китапларны бастыру һәм тәрҗемә итү эше югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылырга тиеш. Аларны бастыруны тыю эшен югары квалификацияле белгечләр башкарсын иде», - диде Болгар ислам академиясенең ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин.
Аның фикеренчә, мөселман әдәбиятын башка телләргә дөрес итеп тәрҗемә ителергә тиеш. Дөрес тәрҗемә булмау сәбәпле, алар башка телләрдә экстримистик юнәлештә килеп чыга.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин сүзләренчә, дини китапларны язып, бастырып чыгару буенча плагиатлык арткан. Китапларның исеме төрле, ә эчтәлекләре бер үк. Ялгышларны булдырмас өчен, дини китапларны оригиналда укырга кирәк. Шул рәвешле ул гарәп телен өйрәнергә чакырды.
Чарада катнашучылар үзләренең фикерләрен әйттеләр, теләкләрен белдерделәр. Алар бүгенге көндә мөселман әдәбиятын бастыру буенча барлыкка килгән вәзгыятьтән чыгу юлларын эзләделәр.
 
Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/30/179862/

Комментарийлар