Логотип «Мәйдан» журналы

Болгар ислам академиясен төзи башлау тантанасында катнашучыларның киләчәк буынга мөрәҗәгате

Быел 21 майда "Изге Болгар җыены" кысаларында Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды. Аның эчендә Болгар ислам академиясен төзи башлау тантанасында катнашучыларның киләчәк буынга м...

Быел 21 майда "Изге Болгар җыены" кысаларында Болгар ислам академиясе нигезенә истәлек капсуласы салынды. Аның эчендә Болгар ислам академиясен төзи башлау тантанасында катнашучыларның киләчәк буынга мөрәҗәгате язылган текст булып, аның электрон рәвештәгесен ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүген үзенең сайтына урнаштырган. Әлеге текст үзгәртүләрсез тәкъдим ителә.
20160521100507_IMG_2038-01
“Бисмиллаһи-рахманир-рахим!
Әссәламегаләйкем вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!
Бүген, 2016 елның 21 май көнендә (1437 һиҗри елның 14 нче шәгъбан көнендә), Идел буе Болгар дәүләте 922 елда ислам динен рәсми төстә кабул иткән истәлекле көндә, борынгы Болгар җирендә, алдынгы фән-белем һәм дин-мәгърифәт мөселман үзәге булачак Болгар ислам академиясе нигезенә беренче таш салына.
Россия мөселман руханиларының һәм Татарстан Республикасы җитәкчелегенең Болгар ислам академиясе төзү турындагы тәкъдимен Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин хуплады, бу изге ният дин тотучыларның илнең рухи яңарышына омтылуын чагылдыра.
Дини җирлектә халыкара киеренкелек һәм конфликтлар көчәю шартларында ата-бабаларыбыз традицияләренә таянып, мөселман өммәтенең бердәмлеген, күпмилләтле һәм күпконфессияле илебездә тынычлыкны һәм татулыкны саклау, ата-бабаларыбыздан калган дини тәгълиматның бай мирасын торгызу бик мөһим.
Болгар иң төньяк мөселман дәүләте булып кына калмаган, ул күренекле галимнәрне һәрдаим үзенә тартып торган, андагы халыкара мәшһүр хәнәфи мәзһәбе алдынгы фикер һәм хокук үсеше белән дан казанган. Бирегә Багдадтан һәм Хәрәсәннән, ул чор мөселман фикеренең танылган үзәкләре булган илләрдән һәм шәһәрләрдән гыйлем эстәүчеләр килгән.
Габдрахман Утыз Имәни, Габденнасыйр Курсави, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Муса Бигиев, Исмәгыйль Гаспринский, Ризаэтдин Фәхретдин, Садри Максуди, Йосыф Акчура, Һади Атласи, Зәйнулла Рәсулев, Гаяз Исхакый кебек татар мәгърифәтчеләре һәм дин эшлеклеләре борынгы традицияләрне дәвам иткән.
Безнең дин белгечләребезнең хезмәтләре бөтен мөселман өммәтенең казанышы булып тора. Күпмилләтлелек, күпконфессиялелек, тормышның төрле рәвеше - болар барысы да хәнәфи мәзһәбе үсешендә уңай эз калдырган.
Болгар ислам академиясе, күренекле татар дин галимнәре нигез салган данлы традицияләрне лаеклы дәвам итеп, ислам мәдәнияте үсешенә зур өлеш кертсен өчен без бар көчебезне куярбыз. Аның уңай эшчәнлеге ислам диненең игелек һәм тынычлык, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайлау дине дип кабул ителүенә ярдәм итәчәк, мөселман өммәтендә ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт хисләре таратачак.
Без киләчәк буыннарга мөрәҗәгать итәбез – ата-бабалар мирасын кадерләп саклагыз, гуманлык, әхлак һәм мәгърифәт тантанасына юлны дәвам итегез.
Болгар ислам академиясе бердәмлек, игелек, тынычлык һәм татулык принципларын тотып, алдынгы бөтендөнья мөселман белем үзәкләре арасында лаеклы урын алыр дигән ихлас ышанычыбызга һәм изге омтылышыбызга Аллаһ Тәгаләдән фатиха сорыйбыз.
Беренче таш салу тантанасында катнаштылар:
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов,
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш.Шәймиев,
Россия Федерациясенең үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары рәисләре,
Дәүләт органнары вәкилләре, руханилар, эшмәкәрлек бергәлекләре, фән һәм җәмәгатьчелек, якын һәм ерак чит илләр вәкилләре”.
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар