Логотип «Мәйдан» журналы

Болгар ислам академиясен тәмамлаучылар ике диплом алып чыгачак

Болгар ислам академиясен тәмамлаучы студентлар бер үк вакытта ике дипломлы булачак.Бу хакта югары уку йортының мәгариф буенча проректоры Алексей Петров KazanFirst ка сөйләгән. Аның сүзләренчә, быел ст...

Болгар ислам академиясен тәмамлаучы студентлар бер үк вакытта ике дипломлы булачак.
Бу хакта югары уку йортының мәгариф буенча проректоры Алексей Петров KazanFirst ка сөйләгән. Аның сүзләренчә, быел студентлар беренче тапкыр дин һәм дин тарихы гына түгел, икътисад буенча да белем ала башлый. Хәзер студентлар параллель рәвештә ике белем ала: ислам фәннәре һәм социаль-гуманитар. Ул шулай ук академиягә теләгән һәр кеше укырга керә алуы турында белдерде. Моның өчен теләсә кайсы вузның диломы булуы һәм гарәп телендә эчке имтихан тапшыру кирәк. 6 августта Академия каршында җәйге мәктәп ачыла. Анда профессорлар һәм мөгаллимнәр гарәп теле, ислам хокукы, уку методикасы кебек фәннәрдән әзерләү курслары алывп барачак.
 
 
Фото:  bia.tatar


 

Комментарийлар