Бөгелмәдә Һөнәрчеләр йорты ачылды
Биредәге хезмәткәрләр – үз эшенең осталары - теләгән һәркемне, өстәвенә бушлай борынгы, инде онытылып баручы һөнәрләргә өйрәтергә әзер. Остаханәгә килүчеләр чүлмәк ясау станогында эшләргә, йола курчак...
Биредәге хезмәткәрләр – үз эшенең осталары - теләгән һәркемне, өстәвенә бушлай борынгы, инде онытылып баручы һөнәрләргә өйрәтергә әзер. Остаханәгә килүчеләр чүлмәк ясау станогында эшләргә, йола курчаклары тегәргә, агачтан юнып, чыбыктан үреп төрле әйберләр ясарга өйрәнә ала.
Җирле осталарны бер түбә астына берләштерү идеясе моннан ике ел элек туган иде. “Һөнәрчеләр йорты” проекты 500 мең сум күләмендәге республика грантын отты һәм, ниһаять, чынга ашты.
Комментарийлар