Логотип «Мәйдан» журналы

Бөгелмә "Ефәк юлы" Халыкара ралли-марафонында катнашучыларны кабул итә

27 июньдә Татарстанның Бөгелмә шәһәре “Ефәк юлы” Халыкара ралли-марафонында катнашучыларны кабул итә.Шәһәр халкын һәм кунакларны 16.00 сәгатьтә Техника йорты (Җәлил урамы, 31) янындагы мәйданда башлан...

27 июньдә Татарстанның Бөгелмә шәһәре “Ефәк юлы” Халыкара ралли-марафонында катнашучыларны кабул итә.
Бөгелмә
Шәһәр халкын һәм кунакларны 16.00 сәгатьтә Техника йорты (Җәлил урамы, 31) янындагы мәйданда башланачак спорт бәйрәменә көтәләр.

Программада – дрифт-шоу, "Ефәк юлы" Халыкара ралли-марафоны парады, иҗат коллективлары чыгышлары, WorldSkills байрагын сәламләү тантанасы.
Парадта 80ләп техника катнашачак. "КАМАЗ-мастер" командасы 3 узышу автомобилен тәкъдим итәчәк: Россия спорт мастеры Андрей Каргиновныкын, халыкара класстагы спорт мастеры Антон Шибаловныкын һәм Россия спорт мастеры Айрат Мәдиевнекен.

Теләгән барлык кеше дә махсус зонада легендар ралли экипажлары белән фотога төшә алачак.

Бәйрәм чаралары 19.00 сәгатьтә төгәлләнәчәк. Ралли-марафонда катнашучылар исә 28 июньдә юлларын дәвам итеп, Чиләбе өлкәсенә таба чыгып китәчәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/27/188790/

Комментарийлар