Логотип «Мәйдан» журналы

Бөерләрдә таш булса...

Бөерләрдә таш булса, халык медицинасы белән дә дәваланып карарга була.Моның өчен 20 грамм бака яфрагына (орлыгы яки сабагы белән бергә) 1,5 стакан кайнап торган су салып, 1-2 сәгать төнәтергә. Көнгә 2...

Бөерләрдә таш булса, халык медицинасы белән дә дәваланып карарга була.

cvetok-v-knige


Моның өчен 20 грамм бака яфрагына (орлыгы яки сабагы белән бергә) 1,5 стакан кайнап торган су салып, 1-2 сәгать төнәтергә. Көнгә 2-3 тапкыр чирек стакан эчәргә. Шушы төнәтмә бөердәге ташларны эретә, бәвел кудыруга булышлык итә.
Чабыр үләне дә бөердәге ташларны эретү үзлегенә ия. Бер бал калагы үләнгә 1 стакан кайнар су салып, төнәтергә. Төнәтмәне көнгә 2-3 тапкыр чирек стакан эчәргә.
Артыш җиләге төнәтмәсе дә бу чирдән дәва. Бер кашык кипкән җиләкне 1 стакан суда төнәтеп, ашаганнан соң 1-2 сәгатьтән эчәргә.
Сәламәт булыгыз!
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар