Логотип «Мәйдан» журналы

Бөеклеккә бер дога

Безне милләт итеп Тукай, Сәйдәш, Илһам Шакиров саклап калды. М. Сәлимҗанов.

Әйе, таулар, кояш, ай, күк, болытлар, йолдызлар биектә.

Үсемлек, гомумән, бөтен тереклек дөньясы югарыга, биеклеккә омтыла. Адәм баласы да шулай. Иң биек тауларга, айга менә, космос киңлекләрен яулый. Фәндә зур ачышлар ясап, биеклеккә, бөеклеккә ирешә.

Әйе, рухы, хезмәте, исеме, җисеме белән бөеклеккә ирешкән шәхесләр бар. Алар арасында җанлы зур бер айсберг булып Марсель Хәким улы Сәлимҗанов лаеклы урын алып тора. Бу бөек, мәшһүр шәхес турында язып та, сөйләп тә бетереп булмас кебек. Бу язма да аның турында язылган һәм язылачак бик күп язмалар янында бер тамчы гына булыр.

Галиәсгар Камал исемендәге зур театрны әйдәп алып баручы җитәкче, тамашачы күңелендә мәңгегә уелып калган спектакльләр куючы режиссер буларак та, яшь шәкертләрне тәрбияләгән-укыткан остаз буларак та, гомумән, аның иҗаты турында аерым-аерым хезмәтләр язылыр. Чөнки ул бу дөньяда титаник хезмәт калдырып китте.

Яшәү рәвешенә килгәндә, аның бөтен тормышы иҗатка, театрга багышланган иде.

– Беренче планда аның өчен – театр. Мин – соңыннан, арткы планда. Мин аның тормышына Золушка булып килеп кердем, олыгайган Золушка булып калдым, – диде тыйнак кына хатыны Гөлнар ханым.

Гөлнар, Гөлнар... «Золушка» әкият бит ул, мәхәббәт турында иң матур, иң бөек, иң гүзәл әкияти риваять. Ә Марсель белән Гөлнар мәхәббәте – сокланырлык чынбарлык!..

Мәхәббәт бит ул – үзе бөеклек. Бер-беренә тигез мәхәббәтләре аша мәхәббәтнең иң гүзәл хозурына ашучылар алар – Марсель абый һәм Гөлнар ханым. Утыз бер ел дәвамында җанны-җанга, иңне-иңгә куеп, тормыш дигән очсыз-кырыйсыз диңгезне бергә кичүчеләр.

Әмма алар үзләренең шәхси тормышлары турында сөйләргә яратмадылар. Гаиләсе турында сорау биргәндә дә: «Хатыным, этем бар», – дип, кырыс итеп, кыска гына җавап бирә иде Марсель абый. Бәхет турында сорагач: «Мин андый сорауларга җавап бирергә яратмыйм, кеше гел бәхетсез генә дә, гел бәхетле генә дә була алмый. Бәхет ул – мизгел, – ди дә, аннары бераз йомшарып: – Бәхет ул – ашкынып, теләп, яраткан эшеңә бару һәм ашкынып, ашыгып өеңә кайту», – дия иде.

Бәхетле иде Марсель абый. «Бәхетле» дип әйтеп күз тидерүдән дә курыккандыр, ахры, ул. Театрга килеп керүен генә күрергә иде аның! Ул үзе бер кызыклы спектакль. Иҗади планнар белән ашкынып, очарга әзерләнгән кош кебек колач җәеп, җиргә тияр-тимәс адымнар белән килеп керер иде, һәм театр, аның чиксез энергиясенә буйсынып, гөрләп яшәп китә иде.

Аның йөрүе дә үзенә бер төрле: менә-менә йөзеп китәргә әзерләнгән күк. Марсель абыйның юбилее уңаеннан аның турында сөйләгәндә Туфан абый Миңнуллин бик кызыклы фикер әйтте: «Ул, җиргә йомшак басып, сак кына йөри, әйтерсең лә каты басып Җир-Ананы рәнҗетүдән курка», – диде.

Җир-су, гомумән, табигать аның өчен зур бөеклек иде. Табигатькә, Идел-елгаларыбызга мәхәббәте чиксез иде. Дачасын сатып, без – артистлары янына күчкәч, ул бала кебек шатланды. Иделгә карап: «Эх, шушы хозурлыкны күреп, тагы бер ун ел яшисе иде әле», – дип сагышланды.

Иделне яратуы су буйлап Әстерхан шәһәренә гастроль оештыруга этәрде дә инде. Артист халкы өчен бик зур бүләк булды ул. Ә Марсель абый үзе юл буе палубадан кермәде. Бу юл аңа якын һәм таныш: бик күп тапкырлар йөзгән икән. Безгә дә, оста гид кебек, яр буендагы бөтен кызыклы урыннарны күрсәтеп, сөйләп барды. Аның янында барыбызга да рәхәт һәм кызык. Ашкынып-ашкынып сөйли: кош кебек бер ярдан икенче ярга очынып куна да янә әйләнеп кайта һәм... Һәм кинәт тынып кала. Ә күзләрен билгесез сагыш били...

Бу күзләрне пароход Әстерханнан кузгалганда мин янә күрдем һәм тетрәнеп куйдым. Кичке ут яктысы әйтерсең аның күзләренә генә төбәлгән. Монда саубуллашу да, моңсулык та, өмет-өметсезлек тә – нинди генә хисләр дулкыны юк иде.

Әйе, аның күзләре... Бу күзләр – тирән мәгънәле, фәлсәфи. Ачуы килгәндә очкынланып-ялкынланып ала, шатлыктан – елмая, яраткан композиторы Салих Сәйдәшнең «Кандыр буе», «Хуш, авылым»нарын Наил Әюпов җырлавында тыңлаганда исә, хисләре җанына тулып, күз яшьләре аша менә-менә ташып чыгар дәрәҗәдә була.

Сәйдәш, Тинчурин аның җан бөеклеген билгеләүче рухи юлдашлары иде.

Нәкый Исәнбәтне аерым ярату белән ярата. Аның пьесаларын нечкә тоемлап, сүзенең бөеклек көчен аңлап, кадерен белеп, тирән мәгънәсен безгә дә җиткерә иде. Исәнбәтнең сатирик әсәрләрен аерым югарылыкка, үзенчәлеккә ия итеп, гротеск дәрәҗәсенә җиткереп куя алды. Туфан Миңнуллин белән иҗади дуслык бер язмага гына сыймас, мөгаен. Бергә ирешкән, бергә яулаган үрләр – аларның икесен дә иң зур дәрәҗәләргә ирештерде, ә иң мөһиме, халыкның чиксез мәхәббәтен яулап алуга китерде.

Якын дуслары Шәриф Хәсәеновның «Әни килде», Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир» пьесалары буенча куйган спектакльләре зур художник булып өлгергән чоры иде. Хәер, ул куйган кайсы гына спектакльне алсаң да, күз алдына тулы канлы образлар галереясы килеп баса. Татар драматургиясе белән рәттән, аның яраткан драматургы Островский да бар. Бер этаптан икенче этапка күчә-күчә, ул аның әсәрләрен куеп, зур уңышларга иреште. Ил күләмендә дә ул спектакльләр зур яңгыраш алды.

Даһи режиссерлар бармак белән генә санарлык, диләр. Андыйлар гасырга бер туадыр шул.

Әйе, зур кеше зур инде ул. Күпкырлы – талант ягыннан да. Марсель Хәкимовичның тавышы, ораторлык сәләте, ике телдә дә бер үк дәрәҗәдә сөйли алуы гына да ни тора!

Дөньяда сүздән көчле нәрсә юк, ди татар халык мәкале. Һәр сүзнең үзенең энергетикасы бар. «Мин татар телен яхшы өйрәнү өчен калын бер китапны урысчадан татарчага тәрҗемә итеп чыктым, шул миңа бик ярдәм итте», – дип, Марсель абый телне белмәүче яшь артистларга, үз тәҗрибәсеннән чыгып, киңәшләр бирә иде.

Бу олуг шәхесне яратырга, яратмаска мөмкин. Ләкин аның хезмәтенә, рухының көчлелегенә баш имәскә мөмкин түгел. Эшләү дәверендә аны хаклы-хаксызга тәнкыйтьләүчеләр дә булды, «Халкыбызның ямьсез якларын күрсәтә, дин әһелләреннән көлә», диде андый лар. Дин әһелләре арасында да төрле кеше бар, Тукай үзе дә аларны фаш иткән. Ләкин ул дини кеше булудан туктамаган. Марсель абый да дингә ышана һәм туган халкын тирәнтен ярата иде. Яратканга, халык язмышына битараф булмаганга, кимче­лекле, җитешмәгән якларыбызга җаны белән бәрелә, бәргәләнә иде. Мактанып кына алга китеп булмый, бөек булып булмый ул. Андый очракларда грузин халкын мисалга китереп: «Алар үзләреннән көлә белә, күп нәрсәгә юмор белән карыйлар. Аңа карап кына алар бөек халык булудан туктамыйлар», – дия иде.

Театр төркемнәргә бүленсә, бетә. Бердәм коллектив булганда гына яши ала. Ул исән булганда, иҗат труппасы шатлык-куанычларны да, кайгы-хәсрәтне дә бергә кичте. Киләчәктә дә Марсель абый принципларыннан тайпылмасак иде.

Марсель абыйның Хаҗ сәфәренә барырга җыенуы күпләргә яңалык булыр, мөгаен. Берничә ел элек, Мәскәүдә яңа мәчет ачылу уңаеннан, Равил хәзрәт кабул итте безне. Шул очрашуда Марсель абый: «Равил, без Шамил Зиннурович белән Хаҗга барырга телибез, сез ярдәм итмәссезме?» – диде. Равил хәзрәтнең болай да якты йөзе тагын да яктырып китте. Үзенең укытучысының (Равил хәзрәт Казан театр училищесын Марсель Хәкимович җитәкчелегендә укып чыга, һәм үзенең чыгышларында остазына рәхмәтләр әйтеп сөйли иде) бу изге сәяхәткә җыенуын, Ходай Тәгалә юлына басуын бик хуплады һәм ярдәм итәчәген әйтте. Кызганыч ки, күп санлы авырулары аркасында, Марсель абый бу изге теләген тормышка ашыра алмады. Мәскәүдә, үләре алдыннан, ул Равил хәзрәтне чакырта. Соңгы юлга да аны Хәзрәт үзе озата.

Үлем. Әйе, үлемдә дә – бөеклек. Адәм баласы үлемнән өстен була алмый. Әмма Марсель абый бөеклектә калды. Тауларның да иң биек ноктасы булган кебек, ул да иҗатының иң биек ноктасына иреште дә... Бәхетле үлем дип әйтергә яраса –бу чын мәгънәсендә шулай.

Яшәү... Үлем... Әйтерсең лә гел янәшә. Яшәгән вакытта Марсель абыйның бәхет кояшы, ул, билгеле – Гөлнары иде.

– Сез ничек кавыштыгыз соң? – дип сорыйм мин Гөлнар ханымнан.

– Без бит юл аркылы гына, каршы йортларда яши идек. Очрашкалый, исәнләшеп үткәли идек. Ходайның вәгъдәсе җитмәгәндер инде... Сәгате суккач, өч көн эчендә өйләнештек. Әнигә: «Мин кияүгә чыгам», – дигәч, кемгә икәнен дә әйткәч, ул: «Сәлимҗанов?» – дип, бик зур сорау куйды. «Син берни дә әйтмә, мин барыбер чыгам», – дидем. Чөнки беренче очрашкач ук мин аның үземнеке, гомер буе көткән кешем икәнен аңладым... Хәзер миннән журналистлар бик кызыксынып: «Ничек яшәдегез?» – дип сорыйлар. Мин Раневская сүзләре белән җавап бирәм: «Плохо писать не хочется, хорошо писать не прилично». Ничек итеп мин аларга барын да сөйлим? Сөйләсәм, иң кадерле мизгелләрне югалтырмын кебек. Табигатьнең гүзәллеген тасвирлап бетереп булмаган кебек, безнең тормышның да тулылыгын, кызыклылыгын, матурлыгын, сихрилеген сөйләп бетереп булмый.

Үзем тыңлыйм, үзем сокланам: Гөлнар бигрәкләр дә матур инде. Матурлыкта да бөеклек бар. Еллар... әйтерсең лә аңа кагылмыйча, читләтеп узган. Күз яше хатын-кызны ямьсезли, диләр. Ә Гөлнарның күз яшьләре дә, матурлыгын бизәп, энҗе бөртекләре кебек тамалар да тамалар... Аңарда сирәк очрый торган матурлык шул.

...Марсель абый гаиләдә дә бәхетле гомер кичерде. Гаиләсе аның матурлыкка, җан җылысына төренгән чын крепость иде. Ә инде хатынының аш-суга осталыгын, уңганлыгын, җитезлеген дә өстәсәң... Аларда кунак булган күп санлы артистлар, дуслары, туганнары бик яхшы белә: минут эчендә өстәл әзер булыр. Гөлнар күңеленең җылылыгы кулы аша ризыкка да күчкән булыр. Алдыйлар турында «кулы тәмле» диләр.

Гөлнарның бөтен тормышы Марсель абыйга багышланган, иң беренче урында – ире иде. Марсель абыйның һәрчак дәрәҗәсенә күрә лаеклы, пөхтә, зәвык белән киенүе дә – Гөлнарның хезмәте.

Һәрчак бергә иде алар: театрда, гастрольләрдә, ялда. Тагын бер шөгыльләре бар иде: икесе дә – оста балыкчы. Кышын, җәен бу кызыклы шөгыль аларны табигать кочагына алып чыгып китә иде. («Таһир-Зөһрә» газетасы өчен фотолар алырга баргач та, Зөһрә Шакирҗан белән безне Гөлнар үзе тоткан балык белән сыйлады. «Марсель миңа чын дуслар калдырып китте, алар чакырды, менә шактый тоттым», – дип, тыйнак кына горурланып та алды ул.)

Фатирлары да Марсель абый исән вакыттагы кебек: Аның рухы белән тулы. Гөлнарның да бөтен барлыгы Аңа буйсынган: ул иренең истәлек китабын чыгарырга әзерләнә, язмалар җыя. Музеен ачу теләге белән яши.

Әйе, бөтен җанны Ул биләгән.

– Марсель хат язарга яратмый, туганнарына да хатларны мин яза идем. Ә инде бер-беребезгә... бер дә хат язышмадык без. Чөнки гел бергә булдык... Менә миңа үз кулы белән русча язган бердәнбер язмасы калды, – дип, Гөлнар ханым миңа Илтани Илялова китабына язылган сүзләрне укытты.

Һәм мин бу язмамны да Марсель абыйның кадерле хатынына васыять итеп язган шушы истәлеге белән тәмамларга булдым.

«Гөлнар!

Хатыным, дустым, илһамчым...

Уңышларымның күбесе өчен сиңа чиксез рәхмәтлемен.

Кайчан да булса бер, күп еллардан соң, бу китапчыкны укы! Мине, әти-әниемне, минем премьераларымны, безнең гастрольләрне, үзебезнең тормышны, дусларны, минем артистларымны, яхшыларын һәм бигүк... Чилны (яраткан этләре -Ф.Х.), бакчаны... искә төшер. Искиткеч бит ул – Яшәү!!!

25.6.93. Обсерватория.»

 

Фирдәвес ХӘЙРУЛЛИНА. 2002 ел

«Юксыну» дигән истәлекләр, хатирәләр җыентыгыннан.

Комментарийлар