Бөек Ватан сугышы каһарманы Хисам Камалга медаль тапшырдылар
14 апрельдә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны Хисам Камаловка 90 яшь тулды.Әлеге мөхтәрәм шәхесне олуг юбилей уңаеннан иҗатташ дуслары к...
14 апрельдә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны Хисам Камаловка 90 яшь тулды.
Әлеге мөхтәрәм шәхесне олуг юбилей уңаеннан иҗатташ дуслары котлады. Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова олпат язучыбызга Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медаль һәм акчалата бүләк тапшырды.
Хисам ага Камаловның китапларын укып үскән буын, аның сугыш темасына язган әсәрләрен аеруча үз итә. Чөнки әлеге әсәрләрдә сугыш афәтенең бар нечкәлекләре җанлы һәм дөрес итеп сүрәтләнгән. Фронтовик язучы үз башыннан кичкәннәрне укучыга үтемле, эзлекле һәм тәэсирле итеп җиткерә белүче язучыларыбыздан санала.
Хисам Камаловның яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. 1943 елның ноябрендә унсигез яше дә тулмаган үсмер егетне гаскәри хезмәткә алалар. 1944 елның апреленә кадәр Суслонгер-Сурок хәрби лагерьларында әзерлек курслары үтә. Ә май аенда фронтка озаталар. Ул Икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша, 1944 елның җәендә яраланып, өч ай чамасы госпитальдә ятып чыга, аннары яңадан фронтның алгы сызыгына җибәрелә, артиллерия полкының кыр элемтәчесе сыйфатында Латвия җирләре аша Польша чикләренә кадәр сугышчан юл уза. 1945 елның 26 февралендә Х.Камал кабат яралана һәм янәдән госпитальгә озатыла. Бу юлы җәрәхәт бик җитди булып, егеткә ел ярым төрле госпитальләрдә дәваланырга туры килә, ахырда бер аягын төптән кистереп, 1946 елны өенә кайта. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Шул ук елны Х.Камал Татарстанның Бөгелмә шәһәрендәге педагогия училищесында укый башлый, аны тәмамлагач, Казанга килеп, 1950–1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам иттерә. Аннары унике ел дәвамында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли. 1967 елдан башлап ул – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Әдәбият мәйданына Хисам Камал шагыйрь буларак килә. 1970 еллардан башлап ул башлыча чәчмә әсәрләр иҗат итә. Бөек Ватан сугышы, ул китергән кайгы-хәсрәт, афәт турында, өмет, бәхет һәм мәхәббәт турында уйланулар язучы иҗатында төп тема булып тора, ди әдәбият галимнәре. «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым», «Түләнмәгән күз яше» романнарында, шулай ук «Бердәнбер ул» хикәяләр һәм повестьлар җыентыгында сугыш чорында булган вакыйгалар сурәтләнә, фронттагы һәм тылдагы хәлләр нәкъ чынбарлыктагыча бирелә, совет кешеләренең батырлыгы, киң күңеллелеге, дошманга каршы үз-үзен аямыйча көрәшүе күрсәтелә.
Бүгенге көндә Хисам ага хатыны Роза ханым белән гомер итә. Соңгы вакытларда кулына каләм алмаса да, Хисам Камалның китаплары үз укучысына барып ирешә тора. Шигырьләр китабы да укучыларда зур кызыксыну уяткан иде. Ә быел нәшер ителәчәк басмада Хисам Камалның проза әсәрләре урын алыр дип көтелә.
Комментарийлар