Логотип «Мәйдан» журналы

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Җиңүче-сугышчыга һәйкәл проектына бәйге игълан ителә

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Җиңүче-сугышчыга һәйкәл проектына бәйге игълан ителә. Бу хакта бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парадында ясаган чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте...

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Җиңүче-сугышчыга һәйкәл проектына бәйге игълан ителә. Бу хакта бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парадында ясаган чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
 
027"Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 75 еллыгына Казанның Җиңү паркында Җиңүче-сугышчыга иң яхшы һәйкәл проектына конкурс игълан ителә", - диде ул.
Президент Бөек Ватан сугышы геройлары һәм тыл хезмәтчәннәрен, татарстанлыларны Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде. "Без сугыштан кайтмаганнарның якты хәтере алдында баш иябез, безнең арада булмаганнарны сагынабыз. Сугыш геройлары безнең йөрәкләрдә, "Үлемсез полк" сафларында, һәйкәлләрдә һәм мемориалларда", - диде Миңнеханов.
«Сезнең батырлыкка мәңгелек дан һәм иң олы рәхмәт сүзләребез. Барыгызга да сәламәтлек, озын гомер, имин тормыш телим. Күк йөзе һәрвакыт тыныч һәм аяз булсын. Бөек Җиңү бәйрәме белән! Җиңүче халыкка дан!" - дип мөрәҗәгать итте Президент ветераннарга.
Тантаналы чарада, шулай ук, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов катнашты.
1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышына речпубликадан 700 меңләп кеше сугышка киткән, аларның яртысы яу кырында ятып калган. Якташларыбызның 200 меңе - орден һәм медаль иясе, 250 дән артыгы Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалерлары булган.
Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/09/186012/

Комментарийлар