Логотип «Мәйдан» журналы

Бөдрә таллар

Сандугачым, кайтасыңмыТуып үскән илеңә?Су буенда бөдрә талларСагынып сине тилмерә. Су буендагы талларыңСиңа ниләр сөйләде?Үзең киткәч, сине сагынып,Моңлы көен көйләде. Сандугачым, кайт авылг...

Сандугачым, кайтасыңмы
Туып үскән илеңә?
Су буенда бөдрә таллар
Сагынып сине тилмерә.
 
Су буендагы талларың
Сиңа ниләр сөйләде?
Үзең киткәч, сине сагынып,
Моңлы көен көйләде.
 
Сандугачым, кайт авылга –
Бөдрә таллар сөенер.
Моңсуланган йөрәкләргә
Сөенечләр китерер.
 

Асия ХӘСӘНОВА


Фото: ачык чыганаклардан


«Мәйдан» №8, 2022 ел

Комментарийлар