Логотип «Мәйдан» журналы

Битлек кию режимы көзгә кадәр дәвам итәчәк

Битлек кию режимы көзгә кадәр дәвам итәчәк. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип хәбәр итте.Ул ...



Битлек кию режимы көзгә кадәр дәвам итәчәк. Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип хәбәр итте.



bitlek


Ул битлек-перчатка режимы чикләү чараларын йомшартуның бөтен этапларында сакланачагын әйтте. «Бер айдан барыбыз да битлек һәм перчаткаларны салачакбыз дип фаразлап булмый. Көзгә кадәр шушы режимда яшәргә туры киләчәк, перчаткасы булмаса да, битлек кию мәҗбүри», — диде Марина Патяшина.




Аның сүзләренчә, вирус бөтенләй теркәлми башлагач кына, перчатка, битлекне салырга була.


Комментарийлар