Логотип «Мәйдан» журналы

Биш капчык (!) акчаны приставларга илтеп тапшырган

Иркутск шәһәрендә урнашкан матурлык салоны директоры аренда өчен вакытында түләмәгәч, бина хуҗасы аны арбитраж судка бирә. Иск канәгатьләндерелгәч, суд приставы салон хуҗасына акчасын тизрәк кайтарып...

Иркутск шәһәрендә урнашкан матурлык салоны директоры аренда өчен вакытында түләмәгәч, бина хуҗасы аны арбитраж судка бирә.
1482209923
Иск канәгатьләндерелгәч, суд приставы салон хуҗасына акчасын тизрәк кайтарып бирергә туры киләчәген әйбәт итеп аңлата. Хуҗа да югалып калмый – тиешле сумманы 50 тиеннәр ярдәмендә кайтарырга була һәм биш капчык (!) акчаны приставларга илтеп тапшыра.
Соңгыларына, бәхетләреннән, аларны санап торырга туры килми – капчыклар банк тарафыннан мөһер сугылган булып чыга.
Суд приставларында хәбәр ителгәнчә, бина хуҗасы үзенә тиешле акчаны тиеннәр белән алмаячак, ул аның исәп-хисап счетына күчәчәк.
Акча акча инде ул – вагы да, эресе дә тир түгеп алынган.
 
http://www.almet-rt.ru/tt

Комментарийлар