Логотип «Мәйдан» журналы

Биләрдә "Сәләт" форумы эшли башлады

10 июль көнне Татарстанның Алексеевск районы Биләр музей-тыюлыгы территориясендә "Сәләт" V Халыкара яшьләр белем бирү форумы ачылды. Быелгы форум яшьләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә багышланг...

10 июль көнне Татарстанның Алексеевск районы Биләр музей-тыюлыгы территориясендә "Сәләт" V Халыкара яшьләр белем бирү форумы ачылды. Быелгы форум яшьләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә багышланган.
1050 Фото: http://tat.tatar-inform.ru
"Сәләт" лагерена килергә, икенче сменага эләгергә теләүчеләр арта. Моны җитәкчеләр биредә һәркемнең бер-берсенә бик ачык, рәхәт мохит хөкем сөрүе белән аңлата.
Монда академиклар, профессорлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре дә килә. Әйдаманнар да Биләргә килү өчен зур конкурс үтәләр. Ел дәвамында эшли торган әйдаманнар мәктәбендә катнашып, алар башта 18 көнлек сменада, аннары 5 көнлек форумда үзләренең оештыру сәләтен күрсәтә. Форумга гаиләләре белән "Сәләт" ветераннары да җыелган, "сәлкеш"ләрнең балалары өчен "Бәләкәч" мәйданчыгы эшли, иң кечкенә балага 4 ай.
Быелгы форумның төп темасы - "Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә" дип атала.  "Без аерым министрлык, ведомстволарның игътибары белән генә түгел, ә экология өлкәсендә бергәләп хәл итү соралган мәсьәләләр әле күп дип саныйбыз. Экология темасы - Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда өстенлекле тема. Бернинди аерым конкурслар, проектлар белән генә экологик вазгыятьне үзгәртеп булмый. Без табигатькә башкача карашы, мөнәсәбәте булган яшьләр катламын формалаштыра алабыз, тик бу озак һәм катлаулы процесс. Быел "Сәләт" форумында экология темасын баш тема итеп билгеләп, бу мәсьәләләргә күбрәк игътибар бирә башлыйбыз. Тик бу киләсе елда экология темасын онытып, башка юнәлешкә күчәбез дигән сүз түгел. Ул дәвам иттереләчәк. Бүген экология темасы белән чын-чынлап яшәү мохитен булдырмый торып, экологик вазгыятьне үзгәртеп булмаячак", - ди "Сәләт" фондының башкаручы директоры Тимур Сөләйманов.
Монда чүпне сортларга аерып җыю оештырылган, аны чыгарып эшкәртергә ризалашкан партнерлар да табылган.
Игътибарны җәлеп иткән нәрсәләрнең тагын берсе - яшьләр велосипед педальләрен әйләндереп, үз энергиясе белән телефонына яки гаджетына заряд өсти. Өйнең түбәсе кояш панельләрен хәтерләтә. Бу түбәдә "ветряк" урнаштырылган, тәрәзә урынында - "яшел энергия" белән гаджетларны тулыландырып торучы җайланмалар. Теләге булган һәркем велосипед педальләрен әйләндереп, үз энергиясен кояш һәм җилнекенә куша ала. Экология темасына аерым кичке тематик чаралар да үткәрелә. Экраннарда әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы булуны сорый торган төрле видеороликлар күрсәтелә.
13 нче июль көнне форумга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ табигый ресурслар һәм экология министры С. Донскойның да килүе көтелә.

Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар