Логотип «Мәйдан» журналы

"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була

27 марттан "Җиңү" лоукостеры "Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка турыдан-туры рейслар ача. "Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була, дип хәбәр итә “Бигеш” халыкара аэропорты ма...

27 марттан "Җиңү" лоукостеры "Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка турыдан-туры рейслар ача.
"Бигеш" аэропортыннан Санкт-Петербургка 499 сумга барып була, дип хәбәр итә “Бигеш” халыкара аэропорты матбугат хезмәте.
16 февральдә билетлар сату башланды. Төньяк башкалага даими рейслар заманча Boeing 737-800 лайнерларында түбәндәге расписание буенча башкарылачак: самолет 27 март-17 апрель - сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә. 18 апрельдән 27 октябрьгә кадәр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә оча.
Минималь билет бәясе, барлык аэропорт җыемнарын исәпкә алып, 499 сум тәшкил итә, диелә әлеге хәбәрдә.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар