"Бигеш" аэропортына беренче тапкыр дөньядагы иң зур самолет төшеп утырды
21 октябрьдә "Бигеш"кә аэропорт тарихында беренче тапкыр ерак арага оча торган авыр транспорт самолеты "Ан-124-100ЕМ "Руслан" төшеп утырды, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.Дөньяда иң зур йө...
21 октябрьдә "Бигеш"кә аэропорт тарихында беренче тапкыр ерак арага оча торган авыр транспорт самолеты "Ан-124-100ЕМ "Руслан" төшеп утырды, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.

Дөньяда иң зур йөк самолетының озынлыгы 69 метр, биеклеге 21 метр, канатлары 73 метрга җитә. "Руслан" 120 тоннага кадәр авырлыктагы йөкне күтәрә ала.
Самолёт 1980 нче елларда ракеталар һәм авыр хәрби техника йөртү өчен эшләнә. Ан-124 бортына 440 ка кадәр десант парашютчылары яисә коралланган 880 солдатны сыйдыра ала.
"Бигеш" аэропортына нинди йөк белән төшкәне хакында әйтелми.
Фото: Радик Габдрахманов.

Комментарийлар