Логотип «Мәйдан» журналы

"Биектау" автодромында Татарстан Президенты кубогына ярышлар уздырыла

28 августта "Биектау" автодромында Татарстан Президенты кубогына 21 нче тапкыр ярышлар уздырыла. Фото: gnti.ruЯрышлар тантаналы рәвештә сәгать 10.00да ачыла.Бәйге кысаларында ралли-кросс буенча "Супер...


28 августта "Биектау" автодромында Татарстан Президенты кубогына 21 нче тапкыр ярышлар уздырыла.




4522-gnti-Ak9qH8JZ8jg Фото: gnti.ru
Ярышлар тантаналы рәвештә сәгать 10.00да ачыла.
Бәйге кысаларында ралли-кросс буенча "Супер 1600" һәм "Национальный" класслары буенча Россия чемпионаты этабы, "Суперавто" классының Россия кубогы этапларын да күреп булачак. Шулай ук "Д2-Юниор" классында яшь спортчылар "Ока" машинасында һәм "Д2Н" классы буенча РАФ кубогы этабында ярышачак.
Бәйгедә Мәскәү өлкәсе, Казан, Самара,  Тольятти, Ульяновск, Калуга, Смоленск, Воронеж, Ижевск, Чабаксар, Тверь, Рязань һәм башка шәһәрләрдән узышчылар катнашыр дип көтелә. Белоруссия һәм Латвиядән дә 50дән артык пилот килергә тиеш, дип белдерә оештыручылар.
Тамашачылар өчен кызыклы программа әзерләнә, балалар өчен призлар уйнатылачак!
 

Комментарийлар