Логотип «Мәйдан» журналы

"Безнең заман" эшче яшьләр бәйгесендә җиңүченең исемен күктәге йолдызга кушачаклар

13 ноябрьдә Казанның "Пирамида" Мәдәни-күңел ачу комплексында “Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестивале узды.Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Гран-при бүләген “Генерация компаниясе” ААҖ...

13 ноябрьдә Казанның "Пирамида" Мәдәни-күңел ачу комплексында “Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестивале узды.
g89
Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Гран-при бүләген “Генерация компаниясе” ААҖ командасына тапшырды. Иҗади ярышта җиңүчеләрне котлап, Илдар Халиков: “Бу сезнең заман, сезнең җиңүләр һәм казанышлар”, - дип белдерде.
Бу фестивальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, шулай ук “Йолдызлык” иҗтимагый оешмасы оештыра.
Быел сайлап алу турларында рекорд санда эшче яшьләр катнашкан. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, иҗади ярышта Татарстанның 32 муниципаль район һәм шәһәрендәге 167 оешма һәм предприятиедән 18-35 яшьтәге барлыгы 867 кеше катнашкан.
Гран-прига ия булган “Генерация компаниясе” командасына җиңүче дипломы, 200 мең сумга акчалата премия турында сертификат, Татарстан Президентының күчмә кубогы, һәм күктәге Зур Җидегән йолдызлыкта бер йолдызга җиңүченең исемен бирү турында сертификат тапшырылды.
Быелгы бәйгедә шулай ук башка номинацияләрдә республиканың “КАМАЗ”, “Аммоний”, “Әлмәт торба заводы”, “КОМЗ”, “Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы”, Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы эшчеләре дә билгеләп үтелде.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар