Логотип «Мәйдан» журналы

«Безнең Җинү» медиаконкурсына гаризалар кабул ителә

«Безнең җинү» республика патриотик медиаконкурсына гаризалар кабул итү бара. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.Конкурсның координаторы Нәфис Сираҗетдинов сүзләре буенча, чарада 4 ел дәвамында 4000 кеше...

«Безнең җинү» республика патриотик медиаконкурсына гаризалар кабул итү бара. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Конкурсның координаторы Нәфис Сираҗетдинов сүзләре буенча, чарада 4 ел дәвамында 4000 кеше катнашкан. Ел саен конкурста Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары катнаша.
«Конкурсны үткәрү вакытында безнең яшьләрдә актив гражданлык позициясе булуын, аларның ветераннарны яратуын һәм хөрмәт итүен аңладык. 2016 елдан башлап безнең заман геройлары турында, кече Ватан турында эшләрне кабул итә башладык», – диде координатор.
Видеоэшләр ике дәүләт телендә — рус һәм татар телендә кабул ителә. Алар түбәндәге номинацияләр буенча «Хәтер хроникалары», «Минем кече Ватаным», «Безнең чор Геройлары» һәм «Интервью ветеран яки тыл ветераны белән» бәяләнә.
Фотоэшләр «Безнең җиңү», «Минем кече Ватаным», Фотокросс «Безнең Җиңү» һәм «Фотоплакат» номинацияләрендә карала.
Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк. Медиаконкурсның бөтен шартлары белән  https://myrosmol.ru/сайтында танышырга була.
 http://tat.tatar-inform.ru/news/2019/04/04/183882/

Комментарийлар