Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхетле булу серләре...

* Буш вакытта ял итәргә өйрәнегез. Эштәге проблемалар хакында уйламаска тырышыгыз. Барлык борчу-мәшәкать­ләрне башыгыздан чыгарып атыгыз, ты­нычланыгыз.* Хатын-кызга үзен бәхетле һәм яхшы хис итәр өче...

* Буш вакытта ял итәргә өйрәнегез. Эштәге проблемалар хакында уйламаска тырышыгыз. Барлык борчу-мәшәкать­ләрне башыгыздан чыгарып атыгыз, ты­нычланыгыз.
Бәхетле булу  серләре...
* Хатын-кызга үзен бәхетле һәм яхшы хис итәр өчен беразга ялгыз калу мөмкинлеге дә кирәк.
* Зарланудан башы чыкмый торган кешеләр­дән читтәрәк торыгыз. Гомумән, үзеңне бәхетле хис итәр өчен аралаша торган даирәңне тискәре энергетикалы кешеләрдән арындыру зарур.
* Ял иткәндә, аш бүл­мәсендә, көзге каршында – мөмкинлек булган һәр очракта музыка тыңлагыз. Китаплар укыгыз, спектакль, фильмнарга йөре­гез!
* Үзегез өчен кызыклы булган эш белән шө­гыльләнегез. Әйтик, философия, сәнгать, кул эш­ләре һәм башкалар бик файдалы.
* Балаларыгыз белән күбрәк аралашырга, вакытыгызны алар янәшәсендә үткәрергә тырышыгыз: бергәләп рәсем ясагыз, пластилиннан әвәләгез. Кешегә яхшылык эшләү үзеңне бәхетле һәм мөстәкыйль итеп тоярга ярдәм итә.
* Булганына шөкер итә башлаган мизгелдән сез үзе­гезне бәхетле хис итә­чәксез. Тормышыгызда ирешкән уңышларга, якыннарыгызга куанырга өйрә­негез.
Ышаныгыз, сез бик бә­хетле кеше!
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар