Бертуган Метшиннар Татарстан дәүләт хезмәткәрләренең медианәтиҗәлелек рейтингын җитәкләде
Айдар һәм Илсур Метшиннар министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, шулай ук Татарстан район һәм шәһәр башлыклары медианәтиҗәлелек рейтингының беренче ике баскычында урнашты. 2019 елның беренче кварталы ө...
Айдар һәм Илсур Метшиннар министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, шулай ук Татарстан район һәм шәһәр башлыклары медианәтиҗәлелек рейтингының беренче ике баскычында урнашты. 2019 елның беренче кварталы өчен яңартылган мәгълүматларны «Промрейтинг» бастырып чыгарды.
Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин исемлекнең иң югары баскычын биләде. Узган елның дүртенче кварталы белән чагыштырганда, аның медианәтиҗәлелек күрсәткечләре өч тапкырга диярлек (1,3 меңнән 3,1 мең пунктка кадәр) арткан.
Казан мэры Илсур Метшин 2,3 мең пункт күрсәткече белән аннан бер баскычка түбәнрәк урнашкан. Республика гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин (1,5 мең пункт) – өченче урында.
Тикшеренү авторлары сүзләренчә, түрәләрнең интернет киңлегендә (шул исәптән стандарт булмаган һәм киеренке хәлләрдә дә) кешеләр белән үзара бәйләнешкә керү сәләте рейтингның нигезендә ята.

Комментарийлар