Логотип «Мәйдан» журналы

Бергә яшәүне рәсми никахка тиңләү тәкъдимен Думада тәнкыйтьләделәр

Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү ихтималын күздә тоткан канун проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылды. Аның буенча Россиядә язылышмыйча яшәүне рәсми никахка тиңләргә мөмкиннәр, дип хәбәр иткә...

Россия Гаилә кодексына үзгәрешләр кертү ихтималын күздә тоткан канун проекты Дәүләт Думасы каравына тапшырылды. Аның буенча Россиядә язылышмыйча яшәүне рәсми никахка тиңләргә мөмкиннәр, дип хәбәр иткән иде матбугат чаралары.
 
Документның авторы, сенатор Антон Беляков Кодекска «фактик никах мөнәсәбәтләре» дигән яңа термин кертергә тәкъдим итте. Беляков ир-ат һәм хатын-кызның биш елдан артык бергә яшәвен яки ике ел дәвамында бергә гомер итүен һәм уртак балалары булуын мондый мөнәсәбәтләргә тиңләштерергә мөмкин дип саный. ТАСС агентлыгы белдергәнчә, югарыдагы шартларның берсе булган очракта ир-ат һәм хатын-кыз берлеге фактик никах мөнәсәбәтләре хокукый статусын ала.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Федераль дәүләт статистика хезмәте соңгы биш елда никахын рәсмиләштерергә теләгән хатын-кызларның саны кимүен теркәгән.
Россия дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты бергә яшәүне рәсми никахка тиңләүгә каршы чыккан. Бу хакта “Интерфакс” хәбәр итә.
Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ольга Окунева биш ел дәвамында бергә яшәү берлеген рәсми никахка тиңләү тәкъдимен дәүләт гаилә сәясәте концепциясенә каршы килә, дип җиткергән.
“Ике ел, биш ел - әгәр дә кешеләр бер-берсенә ышанмый икән, үз мөнәсәбәтләрен тикшерүне дәвам итә икән, белмим инде, монда нинди нигез булырга мөмкин. Бу алар сайлаган юл. Гаилә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә һәм үз гаиләң өчен җаваплы булырга, кайгыртырга, бер-береңә, балаларыңа, әти-әниләргә хөрмәт булдырырга кирәк. Бу бездә буыннан буынга килә һәм никахны рәсми теркәү ирекле нигездә башкарыла бит”, - дип билгеләп үткән Окунева.
Канун проектына карата үз фикерен Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча профильле комитет башлыгы Тамара Плетнева да җиткергән. “Россия Гаилә кодексында никахлашу турында ачык язылган, калганнары уйдырма”, - дип шәрехли аның сүзләрен ТАСС.
Комитет башлыгы кем дә кем аерылган очракта тиешенчә яшәргә һәм балаларын якларга тели икән, никахны теркәргә кирәк, дип саный. Ул әлеге тәкъдимне әле күрмәгәнлеген, әмма профильле комитетта аны караячакларын җиткергән.
 
http://tatar-inform.tatar

 

Комментарийлар