Логотип «Мәйдан» журналы

Бәрәңге туфракта пешә?

Нык эссе һава бәрәңгенең туфракта пешеп ятуына китергән дип зарлана күп кенә авыл кешеләре.Биология фәннәре кандидаты, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге селекциясе лаборатор...

Нык эссе һава бәрәңгенең туфракта пешеп ятуына китергән дип зарлана күп кенә авыл кешеләре.
original (2)
Биология фәннәре кандидаты, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге селекциясе лабораториясе мөдире Зенон Сташевски бу хакта нәрсә ди?
– Көннәр бик эссе торганга, туфракта фузариоз дигән гөмбәчек активлаша. Фузариоз туфракта һәрвакытта була, аның төп вазифасы – органиканы таркату, әйтик, ул үлән калдыкларын таркатырга булыша. Югары температурада, коры һава торышы торганда, артык активлашып китеп, тере тукымаларны да җимерә, шул исәптән бәрәңгегә дә зыян сала башлый. Гөмбәчек аңа туклык­лы матдәләр, су килүне туктата. Нәтиҗәдә бәрәңгеләр йомшара, шиңә башлый. Андый бәрәңгене ашар өчен кышка саклап та, киләсе елга утыртып та булмый. Казып алырга ашыкмагыз, дип киңәш итәр идем. Температура һич югы 20-25 градуска төшкәнен көтегез. Яңа казып алынган бәрәңгене шунда ук подвалга урнаштырып булмый, аны киптереп алырга кирәк. 30 градуслы эсседә бәрәңгене киптерәм дип, зыян гына салырга мөмкиннәр. Сатуга яки ашый торырга дигән бәрәңгене исә алырга да була.
Бәрәңге әлегә кадәр гөмбәчекне эләктермәгән икән, калганнарына бернәрсә дә булмый. Гөмбәчек бер бәрәңгедән икенчесенә күчми, ул туфрактан гына күчә.
Бәрәңгенең ботаклары кипкән икән, аны чабып алганнан бәрәңгегә берни дә булмый. Иртә өлгерә торган бәрәңгеләрнең ботаклары кибеп бетте инде. Фузариоз активлашып китмәсен өчен, җирне гел дымландырып торырга кирәк. Бәрәңгегә суны төне буе агызсаң да була.
Ә быелгы уңышка килгәндә, ул узган елгының яртысы кадәр генә булыр дип уйлыйм. Соңгы айлардагы корылыкның тәэсире булмый калмас, – диде ул.
 
Чыганак: http://shahrikazan.com/tt

 

Комментарийлар