Логотип «Мәйдан» журналы

Беренче китаплары басылып чыккан өч яшь прозаик Язучылар берлегенә тәкъдим ителде

Өч яшь язучы Татарстан язучылар берлегенә әгъза итеп тәкъдим ителде.Яшь прозаиклар Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина һәм Райнур Әгъләметдинов иҗатына Берлекнең Әдәби тәнкыйть, Проза һәм Балалар әдә...

Өч яшь язучы Татарстан язучылар берлегенә әгъза итеп тәкъдим ителде.yash-yazuchy
Яшь прозаиклар Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина һәм Райнур Әгъләметдинов иҗатына Берлекнең Әдәби тәнкыйть, Проза һәм Балалар әдәбияты остаханәләре бәя бирде.
«Бу яшьләр Берлек тарафыннан үткәрелгән Яшь язучылар семинарында да актив катнаштылар. Айгөл Абдрахманова белән Алинә Бикмуллинаны без нәшриятка тәкъдим иттек», — диде Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт
2020 елда Татарстан китап нәшрияты Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина һәм Райнур Әгъләметдиновның беренче китапларын бастырып чыгарган.
Утырышта әдәбият галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Равил Кукушкин, язучылар Галимҗан Гыйльманов, Ләбиб Лерон, Фәрит Яхин; Татар китабы йорты директоры, шагыйрә Луиза Янсуар, «Идел» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова һәм башкалар катнашты. Утырышны Рәмис Аймәт алып барды.
Язучылар яшьләрнең әсәрләрендәге кайбер кимчелекләрне күрсәтеп, нигездә аларның өметле булуын ассызыкладылар.
 

Фото: Рузилз Мөхәммәтова фотосы 


https://tatar-inform.tatar/news/culture/12-02-2021/berenche-kitaplary-basylyp-chykkan-ch-yash-prozaik-yazuchylar-berlegen-t-k-dim-itelde-5805834

Комментарийлар