Логотип «Мәйдан» журналы

Беренче каналда "Алтын Урда" сериалын күрсәтә башлыйлар

Сериалны Кырымда төшергәннәр.12 мартта Беренче каналда "Алтын Урда" сериалы экранга чыга башлый. Бу хакта төп рольләрнең берсен башкаручы Эльмира Кәлимуллина үзенең Instagramдагы битендә хәбәр итә.Исе...

Сериалны Кырымда төшергәннәр.
339180-innerresized600-400-780307
12 мартта Беренче каналда "Алтын Урда" сериалы экранга чыга башлый. Бу хакта төп рольләрнең берсен башкаручы Эльмира Кәлимуллина үзенең Instagramдагы битендә хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, сериал узган елның сентябрендә мөселман киносының XIII казан халыкара фестивалендә тәкъдим ителгән иде. Ул вакытта сериалның продюсеры Рубен Дишдишян: “Шунысын да әйтеп куям – бу тарихи әсәр түгел. Ул тарихи вакыйгаларга туры килми. “Великолепный век” сериалы кебек мелодрама. Тарихи темага фантазияләр. Биредә  кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт, хыянәт чагыла”, - дип сөйләгән иде.
 

Комментарийлар