Булат Ибраһимов: Җәлил премиясе миңа бирелгән беренче дәүләт бүләге
Яшь шагыйрь Булат Ибраһимов Муса Җәлил исемендәге республика премиясен аңа бирелгән беренче дәүләт бүләге булуын әйтте.Кичә Булат Ибраһимовка яңа буын татар поэзиясенә әдәби-эстетик кыйммәтләр керткән...
Яшь шагыйрь Булат Ибраһимов Муса Җәлил исемендәге республика премиясен аңа бирелгән беренче дәүләт бүләге булуын әйтте.
Кичә Булат Ибраһимовка яңа буын татар поэзиясенә әдәби-эстетик кыйммәтләр керткәне өчен Муса Җәлил премиясе тапшырылды.
«Муса Җәлил тууына 115 ел уңаеннан аның исемендәге премиягә лаек булу икеләтә күңелле. Мин премиягә яшь иҗатчы буларак шигърияткә керткән өлешем өчен тәкъдим ителдем. Аерым шигырь өчен генә түгел. Гомумән, иҗатым өчен. Бу миңа бирелгән беренче дәүләт бүләге. Моңа кадәр „Аксенов-фест“ фестивалендә җиңү яулаганым бар иде», — диде Булат Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Алдан әйтелгәнчә, кичә Казанда Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары игълан ителде.
Муса Җәлил исемендәге республика премиясе 1997 елдан бирле ике елга бер тапкыр бирелә. Сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, эшмәкәрлек, яшьләр программалары үсешенә өлеш кертүчеләргә тапшырыла. Премия 30 яшькә кадәрле яшьләргә, яшьләр оешмаларына, аерым очракларда яшьләр белән эшләгән өлкәннәргә дә тапшырыла. Лауреатларга диплом, күкрәк билгесе һәм 200 мең сумлык премия тапшырыла.

Фото: Владимир Васильев
Комментарийлар