Логотип «Мәйдан» журналы

Бер хатынны бәби тапканда полиция хезмәткәре аюлардан саклап торган

Якутиядә була бу хәл.Балыкчылык белән шөгыльләнүче иренә һәм туганнарына ярдәм итәргә теләп, көмәнле хатын-кыз аларга ияреп тайгага китә. Ләкин шунда әни кешенең тулгагы башлана. Аны ире белән кыз туг...


Якутиядә була бу хәл.


7d69477c92fcfa9bc7ad2e063b0ed1df_XL
Балыкчылык белән шөгыльләнүче иренә һәм туганнарына ярдәм итәргә теләп, көмәнле хатын-кыз аларга ияреп тайгага китә. Ләкин шунда әни кешенең тулгагы башлана. Аны ире белән кыз туганы машинага утыртып хастаханәгә илткәндә тайга сазына кереп утырган машина бата, сүнеп кала. Әти кеше коткару хезмәтенә шалтырата.

Полиция хезмәткәрләре белән табиблар да ярдәм кирәк урынга машина белән барып җитә алмыйча, калган юлны җәяү, йөгереп үтәләр. Акушерлар тайга урманында бала таптырганда, полиция хезмәткәре исә табель коралыннан атып, бу чорда аеруча куркыныч тудырган аюлардан саклап торган. Ана белән бала тиз арада хастаханәгә озатыла. Бәхеткә, тайга "кызы" белән әнисенең дә хәле яхшы, дип хәбәр итә minzdrav.sakha.gov.ru.

Комментарийлар