“Бер таш яздырып куй... Кечкенә булмасын”
Шиһабетдин Мәрҗанигә мәрмәрдән мәһабәт һәйкәл куелды. Куанасы урында, берәүләр моның дингә каршы эш икәнен дәлилләргә тотынса, икенчеләр һәйкәлдә галимнең тәхәллүсе урысча язылган булуына үпкә белдерд...
Шиһабетдин Мәрҗанигә мәрмәрдән мәһабәт һәйкәл куелды. Куанасы урында, берәүләр моның дингә каршы эш икәнен дәлилләргә тотынса, икенчеләр һәйкәлдә галимнең тәхәллүсе урысча язылган булуына үпкә белдерде. Чыннан да, иң мәшһүр татар галименең исемен татарча язмыйча калдырсак, тупас хата булачак.
Мәрҗанинең урысча язуга мөнәсәбәтен белү өчен васыятенә игътибар итик. Ул үләренә өч ай кала, ягъни 1889 елның 25 гыйнварында шәкерте мулла Гобәйдуллага түбәндәге васыятен хат итеп язган: “Үлсәм, каберемә бер таш яздырып куй. Бик кечкенә, бер-ике кеше генә күтәреп китәрлек булмасын. Һәм урыс сүзе, урыс елы куелмасын”. Димәк, Ш. Мәрҗани кабер өстенә таш куюга уңай караса да, урысча бер сүз дә язарга кушмаган. Галим кабер ташларына фәкать гарәп телендә һәм даталарны да һиҗри ел исәбе белән язу яклы булган. Шуңа күрә үзе ясаткан кабер ташларындагы текстларның барысы да гарәп телендә, даталары да милади ел исәбе белән бирелмәгән.
Күпчелек ислам галимнәре кеше сурәтендәге һәйкәлләр куюга каршы чыккан. Алар моның начар эш икәнен күрсәтү өчен төрле дәлилләр китергән, шуларның иң олысы – мөселманнарны сыннарга табынудан саклау. Ш. Мәрҗани үзе дә сыннарга табынудан тыйган, бу эшнең кечкенә генә чаткыларын күрсә дә, бик кайгырган, мәсәлән, Урта Азия суфиларының каберләрне артык олылауларын, мәетләрдән ярдәм сорауларын нык яратмаган. Бу турыда Ш. Шәрәф түбәндәгечә язган: “Бохараның дәрес тәртипләрен һәм байтак кагыйдәләрен яратмады. Бохара халкының каберләрне артык олылауларына, мәетләрдән ярдәм-булышлык сорауларына бик эче поша иде. Бервакыт янгын булганда, шундагы халыкның: “Йа, Хуҗа Баһаветдин, ярдәм ит”, – дип кычкырып торуларын күреп: “Безнең авыл халкы болардан байтак югары. Ярдәмне Аллаһтан сорыйлар. Тәкбир һәм азан әйтәләр”, – дияргә теләгән иде”.
Әгәр халыкның һәйкәлгә табыну нияте юк икән, ул фәкать галимне истә тоту, хөрмәт итү, кылган изге гамәлләрен тану өчен эшләнә икән, андый вакытта моның хөкеме ничек булыр соң? Бу сорауга җавап бирү өчен иҗтиһад кылырга кирәк, ягъни акылы булган һәм дини чыганакларны беркадәр белгән һәр кеше, үзлегеннән тикшереп, мөстәкыйль фикер йөртеп, үзе өчен хөкем чыгарырга тиеш.
Белгәнебезчә, Мәрҗани халыкны аң-белемгә, иҗтиһадка чакырган һәм схоластикадан, тәкълидтән, ягъни элекке дин галимнәренә сукырларча иярүдән арынырга өндәгән. Мәсәлән, хәнәфи мәзһәбендә һәйкәл кую ярамый икән, Әбү Хәнифә фикере белән килешмәскә тулы хакыбыз бар. Чөнки Мәрҗани “Назурәтел-хак” хезмәтендә дини мәзһәбләргә сукырларча иярмәскә кушкан: “Бер фәкыйһнең генә фәтваләрендә тукталып, аның мәсләгенә фанатикларча, тиешле дәлилләр белән дә нигезләмичә, ябышу ярамый”; “Чынлыкта, әгәр дә берәр галимгә иярү һәм тәкълид кылу мәҗбүри булса, бу кешеләрне кысар, уңайсызландырыр иде. Кешеләрнең тулысынча галимнәргә иярүләрендә җиңеллек һәм киңлек юк”; “Аларның (мәзһәбләргә нигез салучыларның) берсенең булса да: “Минем мәзһәбемә генә ияр”, – дип әйтүе турында һичбер хәбәр дә килмәде, ә, бәлки, моның капма-каршысы гына килде” һ.б.
Мәрҗани һәйкәлен Болгар ислам академиясе, һич югы Россия ислам институты каршына кую бик отышлы булырга мөмкин. Шул вакытта шәкертләр һәм мөгаллимнәр татарның иң зур галимен һәрвакыт истә тотар, Мәрҗани хезмәтләрен өйрәнеп, гамәл кылыр иде. Алайса борынгы гарәп һәм төрек галим- нәреннән башкаларны алар белми кебек тоела.
Мәрҗани һәйкәле артында өч телдә галимнең мондый цитатасы язылган: “Хакыйкать вә тугрылыкны алда тотарга кирәк”. Урысчага бу гыйбарә: “Истина и праведный путь превыше всего”, – дип тәрҗемә ителгән. Чынлыкта, мондый тәрҗемә бик үк дөрес түгел, чөнки “тугрылык” сүзе “праведный путь” була алмый. “Туры юл” диелгән булса, бу рәвешле тәрҗемә ителер иде, әмма инкыйлабка кадәр “тугрылык” сүзе, “хакыйкать” сүзенең синонимы булып, “дөреслек” (“правильность”) дигән мәгънәне аңлаткан.
Арча районының Ташкичү авылы мәктәбе каршына “Таттелеком” АҖ ярдәмендә 2017 елда Ш. Мәрҗани һәм язучы М. Галәүгә һәйкәл куелган иде. Анда да орфографик, пунктуацион һәм стилистик хаталар киткән. Кыскасы, һәйкәл куйганда нык игътибарлы булырга һәм профильле галимнәр белән киңәшләшеп эшләргә кирәк. 2017 елда Галимҗан Барудиның каберенә мәрмәрдән эшләнгән яшькелт төстәге яңа кабер ташы куелды. Тел галимнәре белән киңәшләшмичә ясатылганга күрәдер, андагы текстта (гарәп графикасында язылган) да кайбер орфографик һәм пунктуацион хаталар күзгә чалына.
Мәгълүм булганча, Ш. Мәрҗанигә куелган иң беренче һәйкәл – ул аның кабер ташы. Галим каберенә көрән төстәге граниттан эшләнгән зур, мәһабәт бер таш куелган. Ташның тексты гарәп графикасында татар һәм гарәп телләрендә язылган, вафат булу датасы һиҗри ел исәбе белән күрсәтелгән.
Галимнең беренче ташы Гобәйдулла исемле шәкерте тарафыннан утыртылган булган. ХХ гасыр башында Мәрҗани кабер ташы тузган булуы хакында Борһан Шәрәф болай язып калдырган: “Шиһаб ахунд”ның кабер ташы берничә заманнар Казан мәкъбәрәсендә иң гүзәл таш булып торган иде. Инде таш өстендәге тулы айның алтыны бетеп, бөтенләй кызганыч хәлдә калган”. Элек Мәрҗанигә куелган таш өстендә тулган ай торган, Г. Тукай үзенең мәшһүр “Шиһаб хәзрәт” шигырендә юкка гына галимне шуның белән чагыштырмаган:
“Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт”.
Димәк, тулган ай – Мәрҗанинең символы. Әле 2017 елның язына хәтле ул тулган ай бар иде, ләкин узган ел, галимнәр белән дә, җәмәгатьчелек белән дә киңәшләшмичә, аны ак төстәге ярымай сурәтенә алыштырып куйганнар. Әгәр дә элеккесе урынына тагын шундый ук яңа тулган ай сурәте куйган булсалар, яхшырак һәм дөресрәк булыр иде...
Айдар Гайнетдинов, филология фәннәре кандидаты
(“Ватаным Татарстан”, /№ 178, 07.12.2018/)
Комментарийлар