Логотип «Мәйдан» журналы

Бер малайны коткарам дип, үсмер үзе батып үлгән...

16 июньдә Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек үсмер батып үлгән. Районның Колай урта мәктәбендә белем алган үсмер батып баручы 9 яшьлек малайны коткармакчы булган.9 яшьлек Владислав елгада әти-ә...

16 июньдә Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек үсмер батып үлгән. EAYau-eYlUk
Районның Колай урта мәктәбендә белем алган үсмер батып баручы 9 яшьлек малайны коткармакчы булган.
9 яшьлек Владислав елгада әти-әнисеннән башка су коенганда бата башлаган. 14 яшьлек Александр Конов ярдәмгә ашыккан. Әмма коткаручы янына йөзеп килү белән батып баручы малай аның җилкәсенә ябышкан. Коткаручы бата башлаган. Бу хәлне күреп, ике ир-ат малайларга ярдәмгә ашыккан. Башта 9 яшьлек малайны ярга чыгарганнар, ә Александрны таба алмаганнар.
15 волонтерның елганы тикшереп чыгуы нәтиҗәсез була.
Үсмернең үле гәүдәсен 17:16 сәгатьтә ярдан 8 метр ераклыкта һәм 4 метр тирәнлектән водолазлар табып ала.
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt/

 

Комментарийлар