Бер кишердә дистәдән артык файдалы матдә
Кишер составында бик күп шикәр, аеруча глюкоза, азрак крахмал һәм пектин матдәләр бар, дип җиткерә «Формула здоровья» сайтына сылтама белән «Интертат». Шулай ук әлеге яшелчә клетчатка, лецитин һәм баш...
Кишер составында бик күп шикәр, аеруча глюкоза, азрак крахмал һәм пектин матдәләр бар, дип җиткерә «Формула здоровья» сайтына сылтама белән «Интертат». Шулай ук әлеге яшелчә клетчатка, лецитин һәм башка фосфатидларга да бай. Минераль тозлардан кишердә кобальт, тимер, бакыр һәм йод очрый, әмма калий тозы өстенлек итә икән.
Кишер төрле витаминнарга бай, бигрәк тә А провитамины — каротинга. В төркеме витаминнарыннан кишердә пиридоксин, никотин һәм фолий кислоталары бар. Кишер шулай ук D, С, К һәм Е витаминнарына да бай.
Яңа кишерне чистартылмаган килеш ашау файдалы, чөнки аның тышында иң күп санда фитонцид матдәләр бар. Кишернең тышкы өлеше, үзәк өлешенә караганда, шикәр һәм башка туклыклы матдәләргә күпкә баерак.
Димәк, бакчабызда үскән кишернең кадерен белергә һәм мулдан файдаланырга онытмыйк.
Комментарийлар