Бер җиләге — ун даруга тора!
Бүген күп кенә славян илләрендә, шул исәптән Русиядә дә Кура җиләге көне, ягъни Малинник билгеләнә. Ни өчен аңа борын-борыннан шундый игътибар булган соң?Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынс...
Бүген күп кенә славян илләрендә, шул исәптән Русиядә дә Кура җиләге көне, ягъни Малинник билгеләнә. Ни өчен аңа борын-борыннан шундый игътибар булган соң?
Кура җиләге салицил кислотасына бай. Ул ялкынсынуларга каршы көрәшә, тән температурасын төшерә. Шуңа да элек-электән салкын тигәндә кура җиләге белән чәй эчәргә кушалар. 2 аш кашыгы җиләкне 3-4 стакан кайнар суда 15-20 минут төнәтәләр, сөзәләр. Төнәтмәне кайнар килеш көнгә 2-3 мәртәбә 2шәр стакан эчәләр. Ютәл булганда, төнәтмә ярдәмендә ингаляция ясарга мөмкин. Аны кайнатып чыгаралар һәм, баштан сөлге белән капланып, шуның парын сулыйлар. Процедураны көнгә 2-3 тапкыр һәм йоклар алдыннан ясыйлар.
Тамак төбе авыртса, кура җиләге серкәсе белән чайкаталар. 2 стакан җиләкне 2 стакан алма серкәсенә салалар. 10 көн җылы урында төнәткәч, сөзеп, стерильләштерелгән банкага тутыралар. Төнәтмәне суыткычта саклыйлар.
Тонзиллит кискенләшсә, авыз эчен кура җиләге суты белән чайкатырга киңәш итәләр. Процедураны көнгә өч мәртәбә кабатлыйлар. Кура җиләге суты авыртуны баса, шешне бетерә.
Кура җиләге хатын-кызлар өчен файдалы. Ул кан агуны туктата, күрем вакытында авыртуны киметә. Йөкле хатыннарга да, чама хисен онытмыйча, кура җиләге ашарга киңәш ителә. Ул фолий кислотасы, тимергә бай. Ул бала дөрес үссен, анемия булмасын өчен кирәк. Кура җиләгеннән ясалган морс, компот йөклелекнең беренче аенда токсикозны бетерә, эч кибүдән саклый.
Кура җиләге яман шеш күзәнәкләренә үсәргә ирек бирми.
Гипертония булганда тигез күләмдә кура җиләге белән яфрагын алып, 2 аш кашыгы күләмендә 1,5 стакан кайнар суга салалар. Сүлпән утта 4-5 минут кайнаткач, 1 сәгать төнәтәләр һәм сөзәләр. Төнәтмәне көнгә ике-өч мәртәбә ашарга ярты сәгать кала 1-2 стакан эчәләр. Кура җиләге инфаркт, инсульт кичергән кешеләргә дә сихәт бирә.
Баш авыртса, дару эчкәнче, 1әр стакан кура җиләге ашарга киңәш итәбез.
Кура җиләге А витаминына бай, күрү сәләтен яхшырта, тиренең картаю процессын әкренәйтә. Организм яхшырак эшкәртсен өчен аны эремчек яки каймак белән ашарга киңәш итәләр.

Комментарийлар