Логотип «Мәйдан» журналы

«Бәллүр каләм» конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Татарстан Республикасының журналистика һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары өлкәсендә XXII «Бәллүр каләм» — «Хрустальное перо» бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм...

Татарстан Республикасының журналистика һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары өлкәсендә XXII «Бәллүр каләм» — «Хрустальное перо» бәйгесенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.
Конкурста массакүләм-мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым авторлар һәм фотожурналистлар, телеоператорлар, Татарстанның авторлык коллективлары катнаша ала.
Авторларның материаллары 5 апрельгә кадәр кабул ителә. Аларны Казан шәһәренең Декабристлар урамындагы 2нче йортка - «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына (6нчы кат, 5нче кабинет, массакүләм-мәгълүмат чаралары бүлегенә) китерергә кирәк.
Материалларга «Татарстан Республикасы журналистика һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары өлкәсендә «Бәллүр каләм»-«Хрустальное перо» бәйгесенә, дип куярга. Кызыксындырган сорауларны 8 (843) 570-31-12 телефоны аша бирергә мөмкин.

  • Конкурс кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматны сылтамааша белеп була.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/12/182456/

Комментарийлар